ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов 2018 елның беренче йомгаклары буенча киңәшмә уздырды, биредә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибенә һәм процедурасына кагылышлы аеруча актуаль мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә барышында РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләр турында, ә атап әйткәндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары вәкаләтләре, проект документациясенә кабат экспертиза уздыру таләпләре, ярашлылык турында бәяләмәләр бирү өлешендәге үзгәрешләр хакында фикер алыштылар..
Шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатында шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Азактан 2019 елда Инспекциянең төп эш юнәлешләре турында сүз булды.
2018 елның 6 декабрендә Казан шәһәренең Совет районында Н.Ершов урамы буенча 6 нчы торак йортка, торак комплексының икенче чират икенче этабындагы җир асты машина кую урыны булган 1 нче һәм 2 нче блокка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
10 катлы торак йортның мәйданы – 37646 кв.метр, бина 439 фатирга исәпләнгән. Фатирларның гомуми мәйданы – 23554,2 квадрат метр.
Төзекләндерү проектында азмобильлекле төркемнәр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спортмәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.
Объектны төзүче оешма - "СтройУслуги" ҖЧҖ.
2018 елның 30 ноябрендә республиканың Лаеш районындагы Габишево бистәсендә тышкы инженерлык челтәрләре белән 60 фатирлы торак йортка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
6 катлы торак йортның мәйданы 2421,2 кв.метр тәшкил итә, бина 60 фатирга исәпләнгән, алардан 40 - бер бүлмәле һәм 20 - ике бүлмәле. Җәйге бүлмәләре булган фатирларның гомуми мәйданы - 2331 кв. метр.
Төзекләндерү проектында азмобильлекле төркемнәр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.
Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы.
2018 елның 30 ноябрендә Балык Бистәсе районында Биектау авыл җирлегендә сөт бирүче 500 баш МЭТ исәпләнгән ферма төзелешенең икенче чиратына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.
Гомуми мәйданы – 6967,2 квадрат метр.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Инспекция башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә Санкт-Петербургта Россия Федерациясе субъектлары дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VI Төбәкара конференциясендә катнашты.
Быел конференциягә Россиянең дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарыннан 176 артык вәкил килде. Ике көн дәвамында дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибенә һәм процедурасына кагыла торган иң актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук РФ уздырыла торган күзәтчелек эшчәнлеге реформасы турында сүз барды. Шул исәптән, РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, ә атап әйткәндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары вәкаләтләре, проект документациясенә кабат экспертиза уздыру таләпләре, ярашлылык турында бәяләмәләр бирү өлешендә.
Асылда, хәбәр ителгәнчә, дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына дәүләтнеке булмаган экспертиза бәяләмәсенә шикаять белдерү вәкаләтләре бирелергә мөмкин. Россия Төзелеш министрлыгында закон проекты әзерләнгән, аның нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына һәм төзелешкә рөхсәтләр бирүгә вәкаләтле органнарга мондый бәяләмәнең нигезле булуында шикләр барлыкка килгәндә Россия Төзелеш министрлыгының эксперт комиссиясендә дәүләтнеке булмаган экспертизаның уңай бәяләмәсенә шикаять белдерү хокукы бирелергә мөмкин.
Россия Төзелеш министрлыгының рөхсәт бирү эшчәнлеге һәм контроль департаменты директоры России Владимир Калинкин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта төзелеш процессында башкарыла торган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының техник регламентларның таләпләренә туры килүенә контроль дәүләт күзәтчелеге функцияләрендә юк. Шуңа бәйле рәвештә проект документациясенә һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза уздыруның сыйфаты һәм аларның техник регламентларның таләпләренә туры килүен бәяләү төгәллеге өчен эксперт оешмаларының җаваплылыгы арта бара. Ә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына үз эшен яңа шартларга яраклаштырырга кирәк.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, законнарны, зарури таләпләр һәм контроль чараларын уздырганда бизнес хокукларын яклау өлешендә хокук бозуларны профилактикалауга басым ясап, камилләштерергә, күзәтчелек эшчәнлегенең ачык булуын һәм контрольдә торучы субъектларның хокуклары гарантиясен тәэмин итү зарур.
"Дәүләт төзелеш күзәтчелеген уздыру тәртибен регламентлау буенча алда күп эшлисе бар, шул исәптән күзәтчелектәге яңа объектлар буенча, тикшерүләрне гамәлгә ашыруның яңа технологияләренә күчү өлешендә. Безгә төзелә торган объектларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмын оештырырга кирәк", - дип билгеләде Төзелеш министрлыгы вәкиле.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Россия Генпрокуратурасы уртача статистик ришвәт бирүченең портретын тудырган. 2018 елның 10 аенда Татарстанда коррупциячел җинаятьләр саны 729 кимегән. Тулаем алганда, Россия буенча ришвәт алуга бәйле җинаятьләр саны 12.5%ка арткан.
Тулырак итеп ТР ДТК инспекциясенең рәсми сайтындагы "Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы бюллетень" бүлегендәге Коррупциягә каршы бюллетеньнең http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1661393.pdf яңа чыгарылышыннан укыгыз.
2018 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Яшьлек проспекты буенча 64 нче торак комплексында урнашкан, тышкы инженерлык челтәрләре белән 3 номерлы торак йорт төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.
10 катлы яңа йортның мәйданы 43 325 кв. метр тәшкил итә. 147 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер.
2018 елның 29-30 ноябрендә Санкт-Петербургта РФ субъектлары дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VI Төбәкара конференциясе уза.
Конференциядә РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, шулай ук 73 РФ субъектыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарыннан 176 вәкил катнаша. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов та катнаша.
Конференция кысаларында Россиядә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында сүз барачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек гамәлгә ашырыла, шул исәптән гамәлдәге норматив актларда регламентлана торган хезмәт сагы таләпләренә һәм нормаларына карата да.
2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәт сагы нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен гомуми 10,844 мең сумлык 307 карар чыгарылды. Бүгенге көндә республикада 139 карар буенча гомуми 7,084 мең сумлык штраф түләттерелде.
Тикшерү барышында еш очрый торган төп бозулар булып махсус кием, төзелеш каскалары һәм хосусый яклаучы башка чаралар булмавы, газ баллоннарын саклаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү, биек урында эшләгәндә, шулай ук төзелеш корылмаларын урнаштырганда таләпләрне бозу һ.б. тора.
2018 елның 28 ноябрендә Әлмәт шәһәренең К/1.3-2 участогында "Алсу" микрорайонында котельные терәп төзелгән торак йорт төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.
Яңа төзелгән йортның мәйданы – 11550,4 кв.м. 153 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер.