ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең “Салават күпере” микрорайонында торак булмаган биналары булган 8-6нчы номерлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектны төзүче – “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма. 19 катлы йортның гомум мәйданы - 8609,1 кв.метр. Фатирларның гомум мәйданы 6243,4 кв.метр тәшкил итә. 102 фатир файдалануга әзер.

Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары һәм парковка урыннары һәм урнашкан.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Алда көтелгән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә бәйле рәвештә, традиция буенча бүләк бирү һәм алуны тыю зарурлыгы турында искәртәбез.

Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясенең Гражданнар кодексы нигезләмәләрендә дәүләт һәм муниципаль вазифалар башкаручы, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләк бирүне, шулай ук хезмәт (эш) вазифаларын башкаруга (вәкаләтләр үтәү) бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган.

Беркетмәле чаралар, эш командировкалары һәм башка рәсми чаралар белән бәйле рәвештә алынган бүләкләр искәрмә булып тора.

Вазифаи затлар тарафыннан бүләкләр алу Россия Федерациясе законы белән каралган тыюны бозу санала, мәнфәгатьләр низагы туу өчен шартлар тудыра, кабул ителгән карарларның объективлыгын шик астына куя, шулай ук законда каралган җаваплыллык – ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итү, ә бүләк ришвәт буларак бәяләнгән очракта, җинаять җаваплылыгына  тартуны күз алдына тота.

Моннан тыш, вазифаи затларның эш вакытыннан тыш дусларыннан яки вазифаи затлар дәүләт (муниципаль) идарә функцияләрен башкарга затлардан бүләкләр алу расланган тыюны бозу санала.

Хезмәтләр, башкарылган эш нәтиҗәләрен, шулай ук милек, шул исәптән вакытлы файдалануга бушлай алудан да тыелырга кирәк, чөнки вазифа затка теләсә нинди матди файда алу тыелган.

Дәүләт вазифаларын башкаручылар, дәүләт гражданнар вазифаларын башкаручы затларга физик һәм юридик затлардан бүләк алу 2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы көрәш” 273-ФЗ Федераль законының 12.1 маддәсе, 7нче пункты һәм 2004 елның 27 июлендәге “Россия Федерациясендә дәүләт гражданнар хезмәте турында”гы 79-ФЗ Федераль законының 17нче маддәсе, 6нчы пункты белән җайга саланган.

Вазифаи затларның тыюга карамастан бүләк алуы мәнфәгатьләр низагы өчен шартлар тудыра һәм дисциплинар җаваплылык, хәтат ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итүгә кадәр китерергә мөмкин.

РФ Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне узган утырышта өченче, ахыргы укылышта өлешләп төзү турындагы законга (214-ФЗ) төзәтмәләр кертте. Алар төзүчеләрнең күп фатирлы йортлар сафка бастыруда катнашу тәҗрибәсенә таләпләрне йомшарта һәм 2018 елның 1 июленә кадәр эшләр башкаруга рөхсәт алган компанияләргә кайбер таләпләрне кертә.

Документ нигезендә, күп фатирлы йортның гомум мәйданына таләпләр 10нан 5 мең квадрат метрга кадәр киметелә.

Шулай ук законга “максатлы кредит” төшенчәсе кертелә. Бу төзүче һәм кредитор (банк яки төзүченед гамәлгә куючысы) арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә күп фатирлы йорт яки баша күчемсез милек объекты төзү өчен кредит яки заем. Акчалар законда күрсәтелгән төзелеш белән бәйле максатларга гына тотыла ала.

Закон үз көченә кергән көннән өлешләп төзү килешүе теркәлгән мизгелдән җир кишәрлеге һәм анда сафка бастырыла торган күп фатирлы йорт өлешчеләрдә залогта була дигән кагыйдә эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу килешүләрен төзегән вакытта файдаланылмый. Төзүченең исәп-хисап счетлары саны төзелешкә рөхсәт саныннан артмаска тиеш. Төзүчегә бер үк вакытта берничә җир кишәрлеге шәһәр төзелеш планнары яки территорияләрне планлаштыруның расланган проектлары буенча объектлар төзү өчен өлешчеләр акчасын җәлеп итү тыела.

Төзелешкә рөхсәтне 2018 елның 1 июленә кадәр алган төзүчеләр һәр рөхсәт өчен вәкиллекле банкларның берсендә банк счеты ачарга тиеш. Алар өчен дә өстәмә чикләүләр кертелә, шул исәптән кредитлар, займнар, ссудалар формасында акча җәлеп итүгә дә. Шул ук вакытта сүз төзелешкә максатлы кредитлар турында бармый. Тагын коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар  төзү, хуҗалык берләшмәләренең устав капиталларында, башка коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмаларның милкендә катнашуга чикләүләр кертелә.

РФ Төзелеш министрлыгы


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1908 елда архитектор Константин Олешкович тарафыннан төзелгән Шамов хастахәнәсе бинасының А блогына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

Бу бина мәдәни мирас объекты санала.

Шулай ук инспекторлар контроль-күзәтү чаралары үткәргәннән соң Шамов хастаханәсенең яңа янкормасына (Б блогы) да ярашлылык турында бәяләмә бирделәр.

Объектларның гомум мәйданы - 12048 һәм 6469,2 кв.метр. Аны «Полистройкапитал» ҖЧҖ төзи. Шамов хастаханәсе Казанда Калинин урамы, 5/54 адресы буенча урнашкан.

 


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында өлешләп төзү буенча теркәлгән килешүләрнең гомум саны 36 271гә җиткән, алар буенча төзүчеләрнең гомум акча йөкләмәсе 80 млрд.сум тәшкил итә.

Җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән мәгълүматлар нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелеш өчен акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнарның гомум ресстры формалаштырыла һәм Инспекциянең рәсми сайтында урнаштырыла.

Гомум реестр белән http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_924512.pdf сылтамасы буенча Дәүләт контроле (күзәтчелеге) бүлегендә танышырга мөмкин.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр арамында урнашкан инженер челтәрле күп фатирлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

Объектның төзүчесе - «Акварели Групп» ҖЧҖ. 10 катлы, 5 подъезңды яңа йортның мәйданы 14539 кв.метр тәшкил итә. 207 фатир файдалануга әзер.

Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә парковка урыннары һәм балалар мәйданчыгы урнашкан.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге сәүдә үзәгенә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектның төзүчесе – “Лента” ҖЧҖ. 9984,5 кв.метрлы бер катлы бинада сәүдә заллары һәм павильоннар урнашкан. Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Парковка урыннары каралган.

2018 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның Совет районында урнашкан Родина урамы буенча торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексындагы 1нче торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Яңа бинаның мәйданы 12596,2 кв.метр тәшкил итә. 196 фатир кешеләр яши башлау өчен әзер.

Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 2018 елның сентябреннән октябрь аена кадәр республиканың төзелеш объектларында 405 тикшерү үткәргән, ачыкланган кагыйдә бозулар буенча 99 кисәтү ясалган. Төзелеш эшләрен башкаручы затлар алдагы кисәтүләрне дә истә тотып, 121 кагыйдә бозу очрагын бетергән.

Татарстан Республикасы территориясендә бер айда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре кисәтүләре буенча, проект документлары, техник регламентларны бозу очракларына чик куелган, төзелеш мәйданчыклары тәртипкә китерелгән, техника куркынычсызлыгын үтәү буенча кагыйдә бозулар бетерелгән.

Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бөтен республика буенча 11-8 төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектта күзәтчелек башкара.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 301 күчемсез милек объекты төзелеше тәмамланган. Сафка баскан бөтен объектлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тулы күләмдә күзәтү чаралары үткәрелгән.

Төзүчеләр бөтен кисәтүләр буенча эшләрне тәмамлагач, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

  Быел ярашлылык турында алган объектлар арасында: 99 торак йорт, аларның 29ы социаль ипотека программасы буенча төзелгән; 89 гражданнар әһәмиятендәге объект, аларның 5се медицина учреждениесе, 17се мәктәп һәм балалар бакчасы; 15 административ бина, 20 сәүдә объекты, 7 агросәнәгать комплексы, шулай ук башка функциональ билгеләнешле объектлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International