Бүгенге көнгә булган белешмәләр буенча, Инспекция республикада төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1108 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.
Ун ай дәвамында ведомство Татарстанда төзелә торган объектларда 3409 тикшерү уздырды.
Гыйнвар-октябрь айларында инспекторлар төзелеш фирмаларына ачыкланган бозуларны бетерү турында 1112 күрсәтмә чыгарды. Гомуми исәпләгәндә, административ хокук бозулар турында 1018 беркетмә төзелде, 23 млн 727 мең сумлык штрафлар салынды.