ТРның Азнакай районында социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды
Азнакай шәһәренең Көньяк-көнчыгыш торак микрорайонында урнашкан яңа социаль ипотека торак йорты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә алды.
Күпфатирлы торак йорт Азнакай шәһәрендә Юбилей урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан. Төзелеш мәйданы - 6625,4 кв.метр, ә фатирлар мәйданы 5558,5 кв.метр тәшкил итә. 90 фатир тапшырылырга әзер.
Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.
Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасы.