2018 елның 12 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 12 декабрендә 15 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  утырышы узачак. Анда түбәндәге сораулар каралачак:

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бюджет акчаларын тотуын контрольдә тоту турында;

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең контракт хезмәте эше нәтиҗәләре;

Инспекциянең 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча программага кертелгән үзгәрешләрне карау турында;

2018 елда үткәрелгән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупция торышы турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында;

Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында;

Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән 2018 елның 1 ярты еллыгына Коррупциягә каршы мониторингны карау турында;

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән 2нче Мәнфәгатьләр низагы өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсенә күзәтүне карау турында;

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе тарафыннан Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча әзерләнгән 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International