ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чистайда эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашу үткәрә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Төзелеш өлкәсендәге дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләре. Шәһәр төзелеш законнарындагы үзгәрешләр» темасына чираттагы киңәшмәне үткәрәчәк. Ул Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узачак. Чара Чистай муниципаль районы башкарма комитеты бинасында үтә.

Киңәшмә кысаларында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарган вакытта төп сораулар һәм таләпләр, төзүче һәм подрядчыларның Инспекция белән хезмәттәшлеге, өлешләп төзү мәсьәләре, Шәһәр төзелеш кодексындагы үзгәрешләр һәм башкалар каралачак. Шулай ук 2019 елга бурычлар да билгеләнергә тиеш.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бүлек җитәкчеләре, төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашачак, шулай ук Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас муниципаль районнары вәкилләре дә чакырылган.

Төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында мондый киңәшмәләр даими рәвештә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Икътисади советының уртак утырышының 2017 елның 21 сентябрендәге ПР-282 номерлы беркетмәсен үтәү һәм эшмәкәрләр берләшмәләре белән Инспекция тикшерүләрен үткәргән вакытта туган проблемалы мәсьәләләрне ачыклау һәм хәл итүгә юнәлдерелгән кайтма элемтә механизмын камилләштерү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International