Рөстәм Миңнеханов Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Саба муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аның кысаларында ул Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Бүгенге көндә көллияттә 437 кеше укый. Биредә авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм хисапчылык исәбе, электр тәэминаты, төзелеш, авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану һәм ремонт кебек юнәлешләр буенча кадрлар әзерләнә.

Яңа бинада 13 аудитория бар, аларда лаборатория һәм остаханәләр, шулай ук 370 урынлы актлар залы урнашкан. Теоретик әзерлек кабинетларының барысында да интерактив җиһазлар урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә югары сыйфатлы башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Заманында без дә монда укыган идек. Әлбәттә, ул чакта уку йорты бу кадәр җайланмалар белән җиһазланмаган иде. Бүген республикада 30дан артык ресурс үзәге бар һәм бусы – иң яхшыларыннан берсе», - диде ул тантанадагы чыгышында. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук колледж җитәкчелегенә кирәкле җайланмалар сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Искәртеп узабыз: 2019 елның 29 гынварында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан «Саба аграр көллияте» бинасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International