Казанның Идел буе районындагы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында урнашкан «Станция Юбилейная» торак комплексы составына керә торган 1.4 номерлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

 

Объектның гомум мәйданы -  9558,7 квадра метр, 19 катлы йортта 162 фатир урнашкан.  Йорт янындагы территориядә балалар мәйданчыгы, җәяүлеләр өчен юл бар, агачлар утыртылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International