Бүген, 2019 елның 22 февралендә, Казан танк училищесы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналар узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Кораллы көчләр Генераль табы башлыгы Валерий Герасимов һәм башкалар катнашты. Чара барышында Казанда Герой-танкчыга һәйкәл ачылды.
Әлеге уку йорты легендар исемен юкка гына алмаган. Ул уңышлы курсантлар һәм офицерлар әзерләп чыгарган. Әлеге дәвердә училищены тәмамлаган 41 кеше Советлар Союзы Герое булган, ә өчесенә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре, администраторлык-хуҗалык тәэминаты бүлеге башлыгы Радик Галиуллин Казан танк хәрби училищесын тәмамлаган. Инспекция коллективы аны әлеге тантаналы дата белән котлый.
Шунысын да әйтергә кирәк, уку йортын тәмамлаганнан соң Радик Галиуллин карьерасын хокук саклау органнарында дәвам иткән. Радик Равил улы, һичшиксез, зур хөрмәткә лаек.
Белешмә өчен: училище тарихы 1866 елның 1 сентябрендә, Александр IIнең "Хәрби ведомство" училищесын Юнкерлар училищесына үзгәртү турындагы указыннан башланган. 1919 елның февраленнән училище өчен яңа вакыт исәбе башланган. Республика Революция хәрби советы боерыгы белән Казанда элеккеге пехота юнкерлар училищесы базасында 1нче Казан мөселманнар пехота команда курслары законлаштырыла. Соңыннан ул Татар-башкорт хәрби мәктәбе, пехота училищесы һәм соңында Казан танк училищесы була.