Алабуга районындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә Төркиянең «Хаят Кимья» компаниясенең санитар-гигиена кәгазе җитештерү заводының икенче чираты төзелә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектны проект документлары таләпләренә туры килүен тикшерә.
Объектның төп функциональ билгеләнеше - бәдрәф кәгазе, кәгазь салфетка һәм сөлгеләр җитештерү.
Төзүче - «Хаят Кимья» ҖЧҖ, бинаның гомум мәйданы 19712 кв. метр тәшкил итә. Төзелеш эшләре 2019 елның икенче кварталында тәмамланырга тиеш.
Белешмә өчен: «Хаят Кимья» заводы Төркиянең «Хаят» холдингының «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы икенче предприятиесе - 2014 елда МИЗда агач эшкәртә торган «Кастамону» заводы ачылды, ул да «Хаят холдинг»ка керә.