Бүген, 2019 елның 27 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең кадрлар резервын формалаштыру максатыннан ведомствода дәүләт гражданнар хезмәте вазифаларының әйдәп баручы төркеме буена конкурс узды.
Инспекция башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узган комиссия утырышында Инспекция башлыгы урынбасары Рафаиль Гаянов, администраторлык тәҗрибәсе бүлеге башлыгы Айгөл Газизова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Әбсәләмова катнашты.
Утырышка бәйсез эксперт сыйфатында «АБАДА» фәнни-интеграция берләшмәсенең фәнни-методологик тәэмин ителеш департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре докторы Ленар Сафиуллин чакырылган иде.
Конкурста 8 дәгъва кылучы катнашты. Аларга дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасы, төзелеш өлкәсе, күзәтчелек итү, дәүләт гражданнар хезмәте таләпләре, РФ Конституцтясе, коррупциягә каршы көрәш буенча сораулар бирелде.