ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Волжские просторы» торак комплексының 6.2 нче номерлы торак йорт төзелеше барышын тикшерә башлады. Йорт Казанның Оренбург тракты урамында урнашкан. Күзәтчелек билгеләнгән тикшерүләр программасы нигезендә алып барыла.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә күп фатирлы торак йорт төзелә башлау турында гарызнамә килде. 


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4нче апрелендә Чернышевский урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан бина төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән расланды.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы музее өчен материаллар җыю эшен башлап җибәрделәр, анда архив документлары, ТАССР чорының тарихи фотографияләре тәкъдим ителәчәк.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында, Профессор Камай урамында сафка бастырыла торган мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыра башлады. Хәзерге вакытта биредә төзүчеләр 2 катның тышкы диварларын өяләр.

26 апрельдә Казанда «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә шәһәр төзелеше кодексының яңа таләпләре. Өлешле төзелештә законнар үзгәрешләре» дигән темага семинар узачак. Чарада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов катнаша.

Торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда барлыкка килгән иң актуаль сорауларны аңлату максатыннан семинар-киңәшмә узды.

Инспекция үз эшчәнлегендә җитештерү культурасына, хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирә, дип белдерде Василий Кудряшов.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына төзелеш күзәтчелеге өлкәсендәге тенденцияләр, ведомствоның бурычлары, өлешләп төзү өлкәсендәге реформалардан ниләр көтүтурында сөйләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International