17 майга республикада 1 млн. 38 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 42,8 процентын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан 500 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 470 мең сумлык 107 карар чыгарылган. Үзен-үзе җайга салучы оешмалар тарафыннан 425 оешманы тикшерү үткәрелгән.
Республикада санитар-экологик икеайлык дәвам итә. ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелеш мәйданчыклары территориясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә «Чиста төзелеш» чарасы үткәрелә. Апрель аенда 149 тикшерү үткәрелгән, 46 хокук бозу очрагы ачыкланган. 37 административ беркетмә төзелдгән шул исәптән 17се - юридик затларга, 20се - вазыйфаи затларга. 750 мең сумлык штраф салынган.
2019 елга Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йорт файдалануга тапшырылачак.
2019 елга бүлеп бирелгән бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту кысаларында 132 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә сертификатлар программада катнашучы барлык 33 күп балалы гаиләгә рәсмиләштерелде. Сигез сертификат гамәлгә ашырылган инде (Аксубай-1, Әлмәт – 2, Түбән Кама – 4, Саба районнары – 1). Шулай ук сертификатлар 18 чернобыльчегә һәм 17 мәҗбүри күченүчегә рәсмиләштерелде. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 78 объекттан 41 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, уртача - 32 йорт, түбән - 5 йорт.
Шәхси торак төзелеше өлешендә республика буенча план буенча 7 мең 325 йорттан 3 мең 694 объект файдалануга тапшырылган.
Җирлек Советлары (башкарма комитетлары) биналарын төзү программасы буенча 17 майга эшләр барлык 11 объектта да оештырылган. Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча 18 муниципаль оешмадагы 105 объектның 36 сында эш алып барыла.
Ясле балалар бакчалары төзү кысаларында эшләр 2 объектта тәмамланган (Арча, Тукай районнары). Эш 27 объектта дәвам итә, шул исәптән 1 объектта фундамент салу, 4 объектта диварлар өю, 10 объектта түбә урнаштыру, эчке бизәкләү эшләре, 12 объектта тәрәзә һәм ишекләр урнаштыру эшләре бара.
Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, 2019 елның 1 июленнән төзүчеләр эскро-счетлар буенча эшләргә тиеш булачак. Республиканың кайбер банклары өлешләп катнашу килешүләре буенча төзелешне үстерү юнәлеше һәм эскро-счетлар ачу буенча аккредитация узган инде.
Рөстәм Миңнеханов финанс-кредит оешмаларын төзелеш компанияләренә ярдәм итәргә өндәде. Аерым алганда, ул кирәкле документлар әзерләү буенча укыту чараларын оештырырга тәкъдим итте. «Безнең өчен бу яңа эш формасы икәнлеген аңларга кирәк. Төзүчеләрнең тиешле тәҗрибәсе юк: төзүчеләргә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ягыннан да, банклар ягыннан да ярдәм кирәк. Бу уртак эш булырга тиеш», - дип өстәде ТР Президенты.
ТР Президенты матбугат хезмәте