ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Кырым Республикасында төзелеш күзәтчелеге мәсьәләләре буенча очрашу үткәрәчәк
4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, Хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов белән берлектә, Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кылачак, анда Кырым Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәте башлыгы Дмитрий Буравлев белән очрашу узачак.
Төзелешне күзәтү өлкәсендә ике төбәк ведомствосы вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, очрашуның максаты - ике ведомство белгечләре тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булачак.