Татарстан Республикасында ел башыннан төзелештә катнашучыларга 13 млн сумнан артык штраф салынган

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Төзелеш мәйданнарында шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 17 майга карата административ хокук бозулар турында 482 карар чыгарылган. Шуларның 21е – социаль ипотека объектлары буенча, коммерция йортлары буенча – 225 карар. Төзүчеләргә 214 кисәтү җибәрелгән.

Агымдагы датага гомуми суммасы 13 млн 628 мең сумлык штрафлар салынган.

Инспекторлар тарафыннан шәһәр төзелеше законнары таләпләрен бозуның түбәндәге очраклары ачыкланган: проект документлары, төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы, янгын һәм экологик куркынычсызлык таләпләрен бозу, санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны бозу һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International