ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген, 20 майда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләре белән видеоконференция режимында аппарат киңәшмәсе үткәрде, аның барышында кайбер мөһим сораулар каралды. Утырышта шулай ук инспекция бүлекләре башлыклары да катнашты.

Василий Кудряшов инспекторларга социаль билгеләнештәге объектларда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге сыйфатын күтәрергә, балалар бакчалары төзелешен контрольдә тотуны аеруча көчәйтергә кушты. Башлык сүзләренчә, 2019-2020 елларда балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү күләме артачак.

Киңәшмәдә шулай ук «Бердәм тикшерүләр реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүматны үз вакытында һәм дөрес тутыру, «Стройнадзор» мәгълүмат системасының «ЕРП» да интеграцияләү кирәклеге мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук 31 майга кадәр салым декларациясен төгәлләштерү турында да искәрттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International