2019 ел ахырына кадәр Татарстанда 29 балалар бакчасы төзеләчәк

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 ел ахырына кадәр Татарстанда 29 балалар бакчасы төзеләчәк

Арча, Минзәлә, Алабуга, Азнакай, Кайбыч районының Кошман авылында, Лаеш районының Усад авылында, Нурлат районының Мамык авылында яңа балалар бакчалары барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, Әлмәттә һәм Түбән Камада ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Чаллыда алты балалар бакчасы һәм Казанда ун балалар бакчасы төзеләчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш башлану турында хәбәр алынганнан соң һәм расланган тикшерүләр программасы нигезендә әлеге объектларда төзелеш күзәтчелеген алып бара.

Хәзерге вакытта Питрәч районының Көек авылында һәм Тукай районының Иске Зирекле авылында балалар бакчалары төзелгән, аларга ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда республикада 800 балага исәпләнгән җиде балалар бакчасы төзелгән. Шул рәвешле, агымдагы елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен алдагы ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк төзиячәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International