Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә узган эшлекле киңәшмә барышында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин да катнашты.
Утырыш кысаларында 2020 елда булачак чаралар турында сүз барды. Аерым алганда, ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бинасында Казанда ТАССР һәм Татарстан Республикасының төзелеш күзәтчелеге үсеше тарихына багышланган фотоэкспозицияләр үткәрү, «Татарстан Республикасының Социаль-әһәмиятле объектлары» фотоальбомын тәкъдир итү һәм башка чаралар планлаштырылган.