ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Камада ике балалар бакчасы төзелеше барышын тикшерде

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәренең 49 нчы микрорайонында балалар мәктәпкәчә оешмасы төзелеше барышын тикшерде. Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Өч катлы бинаның мәйданы 5248 кв.метр тәшкил итәчәк. Дәүләт төзелешен күзәтү расланган тикшерүләр программасы нигезендә алып барыла. Хәзерге вакытта әлеге объектта эчке бизәкләү эшләре, ишекләр монтажлау һәм территорияне вертикаль планлаштыру эшләре алып барыла.

Шулай ук бу көнне тикшерү 35 нче микрорайонда 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә балалар учреждениесендә узды. Балалар бакчалары төзелеше план буенча 2019 елның 3 кварталында тәмамланырга тиеш.

ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 ел ахырына кадәр Татарстанда 29 балалар бакчасы төзеләчәк. Шулай итеп, агымдагы елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре алдагы ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк төзеләчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International