Узган ялларда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе командасы Казан марафоны-2019 да катнашты.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе чираттагы коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Transparency International халыкара коррупциягә каршы хәрәкәт 2018 елда коррупцияне кабул итү индексын (Corruption Perception Index, CPI) бастырып чыгарды. Россия 180 урын арасыннан 138 урынны алды һәм 100 баллдан 28 балл җыйды. Соңгы өч елда Россия 29 балл җыйды, ә быел бер баллны югалтып, өч урынга төште. Папуа-Яңа Гвинея, Ливан, Иран, Гвинея һәм Мексика да шул кадәр балл җыйды. Бу хакта тулырак «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча укырга була http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1903377.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов республика халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.
2019 елның 4-5 маенда Казанда узачак традицион Казан марафонында 50 меңнән артык йөгерешче катнашачак. Йөгерешкә спортчылар гына түгел, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән җиңел атлетиканы яратучылар да чыгар дип көтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 422 карар чыгарылган. Шулардан Дәүләт торак фонды объектлары буенча – 13, коммерция йортлары буенча – 197 карар. Төзүчеләргә 191 кисәтү җибәрелгән.
РФ Хөкүмәтенең 319 нчы карары 2019 елның 29 маенда үз көченә керә.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән 2011 елдан бирле үткәрелә. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, төрле оешма вәкилләре, Татарстан халкы катнаша.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе шәһәр төзелеше законнарында яңа таләпләр, төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару һәм өлешләп төзүдә үзгәрешләр мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибендә - дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм өлешләп төзү өлкәсендә шәһәр төзелеше законнарының яңа таләпләре. Төзүчеләргә шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләрне аңлату ниятәнә. Моның өчен утырышта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре чыгыш ясаячак, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Казанда Четаев урамындагы 18 катлы торак йорт (2 нче Блок) ярашлылык турында бәяләмә алды. Бинаның гомуми мәйданы 8713,6 квадрат метр тәшкил итә. Анда 142 фатир әзер. Төзүче булып «Свей» фирмасы тора.