ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Мәскәүдә өлешләп төзү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашачак

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 11 июнендә күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән 2018 елның 25 декабрендәге 478-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча Бөтенроссия киңәшмәсе булачак.

Әлеге закон нигезендә, 2019 елның 1 июленнән барлык төзүчеләр дә эскроу счетларыннан файдаланганда өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен төзиячәкләр. Киңәшмәне Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы үткәрә. Максат-өлешләп төзү өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бердәм алымнар эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International