2020 елның 15-16 нчы апрель көннәрендә Россия Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалы базасында «Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Идел буе федераль округы вәкилләре өчен укулар уздырылды. Лекцияләр циклы вебинар форматында үткәрелде.
Кереш сүз белән видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагында дәүләт заказчысы буенча нәтиҗәле хезмәт кирәклеге турында белдерде.
Укыту кысаларында проект һәм эш документларын эшләү һәм аларның техник йөкләмә таләпләренә туры килүенә, дәүләт контрактларын гамәлгә ашыруга, төзелешкә рөхсәт алуга, проектны тормышка ашыру вакыты белән идарә итүгә һәм башкаларны контрольдә тотуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Шулай ук вебинар барышында капиталь төзелеш объектларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында да сөйләштеләр. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов «Төзелеш күзәтчелеге. Функцияләре, эшчәнлеге. Ярашлылык турында бәяләмә алу тәртибе» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Онлайн-укуда Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән 350 артык вәкил: төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төзүче оешмаларның җитәкчеләре һәм башкарма составы катнашты.
«Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла һәм квалификацияне күтәрү максатларында кирәкле техник биремнәрне әзерләү өлкәсендә, шул исәптән объектларны проектлау һәм төзү өчен дә, Россия Федерациясе субъектларының җитәкче составын һәм башка дәүләт бүлгечләрен укытуны күздә тота.