1955 елда партия белән хөкүмәтнең «Проектлауда һәм төзелештә артыклыкларны бетерү турында» һәм «Алга таба индустриальләштерү, сыйфатны яхшырту һәм төзелеш бәясен киметү чаралары турында» карарлары кабул ителә.
1956 елда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасын сафка бастыру аеруча әһәмиятле вакыйга була (архитекторы – Н.А. Скворцов). Шулай ук Киров исемендәге, Урицкий исемендәге, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортлары, зур экранлы «Дружба», «Победа», «Звезда», «Мир» кинотеатрлары һ.б. файдалануга тапшырыла.
Ул чорга хас булган төзелешләр: КДУ химия факультеты бинасы (1957), 1951 елда Казанның финанс институтының укыту корпусы төзелеп бетә, 1954 елда – яңа аэровокзал, 1959 елда медицина институты бинасы ачыла.
1950 елларның беренче яртысында республиканың нефть шәһәрләрендә һәм бистәләрендә йортлар салуга махсус игътибар бирелә. Нефть сәнәгате үскән чорда яңа нефтьче бистәләре барлыкка килә – Яңа Писмән, Баулы, Азнакай, Карабаш, Әлмәт, Бөгелмә киңәя. 1955 елда әлеге бистәләрдә 500 мең кв.метрдан артык торак төзеп тапшырыла, дистәләгән мәдәни-көнкүреш, коммуналь, дәвалау объектлары гамәлгә кертелә.
1956-1960 елларда Казанда 1 млн.кв. метрдан артык торак төзелгән. Татарстан, Гагарин, Порт, Ибраһимов проспекты урамнары буенча яңа биналар барлыкка килә. Әлеге объектлар республиканың дәүләт архитектура контроле органнары тарафыннан аерым контрольгә алынган була.