Рәссәй Президенты Владимир Путин төзелеш тармагына ярдәм итәргә һәм 6,5% ставкасы белән ипотека программасын кертергә тәкъдим итте

2020 елның 17 апреле, җомга

Владимир Путин еллык 6,5% ставкасы белән яңа йортларда комфорт-класслы торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк ташламалы ипотека программасын эшләргә тәкъдим итте. Бу программа Кредит срогы дәвамында эшләячәк, аны 2020 елның 1 ноябренә кадәр алырга мөмкин булачак.

Шулай ук Владимир Путин, төзелеш тармагы предприятиеләрендә профилактик чаралар үткәргәндә, төзелеш процессын өзмәскә, сыгылмалы карарлар кабул итәргә һәм баланс табарга кирәк, дип белдерде.

Ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү. Гражданнар өчен Ставка 6,5% тәшкил итәргә тиеш, калганы дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк. Мондый ипотеканы 1 ноябрьгә кадәр төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр, ә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 млн сумга кадәр уңайлы торак сатып алганда рәсмиләштерергә мөмкин булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International