Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, Тикшеренүләр һәм сынаулар буенча территориаль орган белән берлектә, Казанның Нәҗип Җиһанов урамы буенча төзелә торган гомуми белем бирү мәктәбен тикшерә.
Гомуми мәйданы 24652,2 кв. метр булган яңа уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән. Проект буенча мәктәптә башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, спорт залы, 25 метрлы бассейн каралган.
Хәзерге вакытта төзүчеләр элмә фасадларны монтажлый, эчке инженерлык челтәрләрен сала, идәнне тарттырып тигезли, эчке бизәкләү эшләрен башкара. Мәктәпне 2020 елның беренче сентябренә тапшырырга планлаштыралар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, төзелеш эшләре дәвам иттерлә. Төзелеш инспекторларының эше шулай ук штат режимында алып барыла. Шул ук вакытта өстәмә куркынычсызлык чаралары да үтәлә: битлекләр кулланыла, куллар дезинфекцияләнә.
Инспекция башлыгы Василий Кудряшов күп тапкыр билгеләп үткәнчә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында шәһәр төзелеше өлкәсендәге законнар бозылу, расланган проект документларыннан тайпылу күренешләренә юл куймау, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр кулланылуын тәэмин итү бурычы тора.