Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 нчы апрелендәге указы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында («Гадәттән тыш хәл вакытында яки мондый хәл барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү») каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле.
9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр барлыгы 164 беркетмә төзелде. Инспекция хезмәткәрләре Татарстанның полиция бүлекләрендә график буенча кизү тора. Урамда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыны ачыклап, полиция хезмәткәрләре андыйларны бүлеккә китерә һәм рапорт төзи. Рапорт нигезендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары беркетмәләр төзи.