Дәүләт хезмәткәре коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында да эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә бурычлы.
Коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи (хезмәт) бурычы булып тора (әлеге фактлар буенча тикшерү уздырылган яки үткәрелә торган очраклардан тыш).
Дәүләт хезмәткәренең югарыда күрсәтелгән вазыйфаи (хезмәт) бурычын үтәмәве аны дәүләт хезмәтеннән азат итүгә яки аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төр җаваплылыкка тартуга китерә торган хокук бозу очрагы булып тора.
Эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына үзен коррупциячел хокук бозу кылуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары, башка дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан кылынган коррупциячел хокук бозу, керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрнең тапшырылмавы яки төгәл булмаган белешмәләр тапшырылу очраклары турында хәбәр иткән дәүләт хезмәткәре Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт тарафыннан яклана («Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 9 статьясы).
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елның август өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2484587.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә таба аласыз.
Республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Зур Казан боҗрасының икенче этабында барган эшләрне тикшерде. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын үтәү кысаларында төзелә торган объекттагы эшләр 2021 елда төгәлләнер дип планлаштырыла. Яңа магистральнең әлеге участок озынлыгы 1,222 км тәшкил итәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Шулай ук проект Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзүне дә күздә тота. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта полимербетоннан уң һәм сул як юллардагы терәкләрдә деформацион җөйләр янында күчмә зоналар кору һәм киртәләр урнаштыру эшләре бара.
«Тихорецкая һәм Лодейная урамнарында Техническая урамына кадәр әзерлек эшләре дә дәвам итә. Аерым алганда, ком һәм геоятьмәдән түшәмә катлам җәю эшләре башкарылган, вак таштан нигез салынган. Шулай ук 500 квадрат метр мәйданлы тротуарларда җир катламы һәм ком урнаштырылган, 500 метр борт ташы һәм 7 люк монтажланган», − дип сөйләделәр Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә.
Шул ук вакытта чистарту корылмаларындагы төзелеш эшләре тулы куәтенә бара: түшәмә плитәләре бетонлаштырылган, алынмалы-куелмагы тышча демонтажлана һәм гидроизоляция ясау өчен конструкция әзерләнә. Икенче этапта инженерлык челтәрләре урнаштырыла: 137 метр яңгыр канализациясе салынган, траншеялар ясау, газүткәргеч һәм су белән тәэмин итү торбалары, шулай ук электр белән тәэмин итү линияләре урнаштыру эшләре башкарыла. Территорияләрне яшелләндерү эше алып барыла. 857 агач һәм 3107 куак утыртылган.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, җәелгән асфальт-бетон өслекләренең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфатын контрольдә тоту төзелешнең барлык этапларында да башкарыла. Инспекторлар башкарылган эшләрнең проект документларына туры килүен һәм башкарылган эшләр күләме буенча барлык башкарма документларның булуын тикшерә.
Арчада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа 18 фатирлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә туры килүе турында бәяләмә алды. Тиздән 18 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак. 3 катлы торак йортның гомуми мәйданы 2219,5 кв. метр тәшкил итә. Ул Максим Горький урамы, 44 адресы буенча урнашкан. Территориядә балалар мәйданчыгы бар, төзекләндерү кысаларында газон урнаштырылган. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
2020 елның 8 аенда дәүләт төзелеш күзәтчелеге республика хезмәте проект документларына туры килү-килмәүгә карата 2 273 тикшерү үткәрде. Хәзерге вакытта 1 139 объект ведомство күзәтүендә тора. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Узган чорда күзәтчелек органы проект документларының туры килүе турында 160 бәяләмә бирде. Алар арасында 62 социаль инфраструктура объекты бар: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм спорт комплекслары, 35 күпфатирлы торак йорт, 27 җитештерү комплексы, 16 коммуналь-көнкүреш объекты, шулай ук 8 юл һәм күпер кичүе бар.
Шуның белән беррәттән, ведомство инспекциясе өлешле төзелеш буенча проблемалы ике йортка ярашлылык турында бәяләмә бирде.
«Яшьлек» комплексында урнашкан 17 һәм 10 катлы торак йорт турында сүз бара. Ниһаять, 209 кеше үз фатирларыннан ачкыч алды», − дип сөйләделәр республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә.
Хәзерге вакытта ведомство Казандагы Нокса авышлыгында озак төзелгән башка бер объектта – күпфатирлы йортка карата тикшерү алып бара.
«Тикшерүнең максаты – Россия Шәһәр төзелеше кодексы таләпләре үтәлешен билгеләү, шулай ук төзелеш процессында кулланыла торган материалларның һәм башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең һәм мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документларына туры килүен билгеләү», − дип билгеләп үтелде Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә.
Төзүче оешмадан җиткерелгән төзеп бетерү турындагы хәбәр нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Торак булмаган биналары кертеп төзелгән 14-16 катлы 4 бүлемтекле 190 фатирлы торак йорт (2 поз.). Икенче чираты – №2 бүлемтеге» дигән төзелеш объектында тикшерү уздыра. Озак төзелгән объект Казанның Совет районындагы Нокса авышлыгы урамында урнашкан.
Казан шәһәренең Вахитов районындагы Нестеровский ярында 120 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеп беткән. Балалар бакчасы «Нестеровский» торак комплексы территориясендә урнашкан. Объект проект документациясе таләпләренә туры килә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе балаларның мәктәпкәчә учреждениесенә ярашлылык турында бәяләмә бирде.
Өч катлы бинада проект нигезендә 5 төркем ячейкасы, спорт һәм музыка дәресләре өчен универсаль зал, медицина бүлмәләре, азык-төлек блогы, хезмәт-көнкүреш һәм техник бүлмәләр урнаштыру каралган. Бинаның гомуми мәйданы 1935,6 кв. метр тәшкил итә.
Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Лаеш муниципаль районының Усады авылында төзелә торган, 500 балага исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбенә күчмә тикшерү үткәрде.
«Мәктәпләр төзелеше Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Тикшерүләр расланган программа нигезендә төзелешнең барлык этапларында да уза», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.
Хәзерге вакытта биредә кирпечтән дивар өю эшләре төгәлләнгән, тәрәзә блоклары монтажлана, эчке төзекләндерү эшләре башланган, түбә ясала, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Проект буенча мәктәпнең өч катлы бинасында уку сыйныфлары, киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре белән спорт залы, уку залы һәм китап саклау урыны булган китапханә, медицина пункты, 250 урынга исәпләнгән ашханә, актлар залы, уен бүлмәсе каралган. Мәктәпнең гомуми мәйданы 8138 кв. метр тәшкил итә.
Мәктәп территориясендә спорт белән шөгыльләнү һәм балаларга уен мәйданчыклары булдырылачак. Мәгариф учреждениесе төзелешен финанслау республика бюджетыннан алып барыла. Укучылар өчен мәктәп 2021-2022 уку елында ачылыр дип көтелә.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.
Казанның «Седьмое небо» һәм «Волжские просторы» торак комплексларында төзелә торган балалар бакчаларында Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләре узды.
Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары артык җитди булмаган җитешсезлекләрне ачыклады. Подрядчылар якын арада барысын да төзәтергә тиеш. Барлык кисәтүләрне төзәткәннән соң, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре проект документларына туры килү турында бәяләмә алачак.
Балалар бакчалары 220 урынга исәпләнгән. Һәрберсенең гомуми мәйданы – 3738,7 кв. метр. Алар бер тип проекты буенча төзелгән, ләкин һәркайсы өчен кабатланмас дизайн эшләнгән. Бинада 12 төркем проектланган – ясле яшендәгеләр өчен алты, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен алты төркем. Биредә уен, йокы бүлмәләре, физкультура һәм музыка заллары, түгәрәк алып бару бүлмәләре бар.
«Седьмое небо» торак комплексында мәктәпкәчә учреждениедә эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, су белән тәэмин итү буенча тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара. «Волжские просторы» торак комплексында төзекләндерү эшләре баралар, вентиляцияләнә торган фасад монтажлана һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, шулай ук эчке инженерлык челтәрләре монтажлана.
Саба муниципаль районында тагын бер балалар бакчасы төзелә. Мәктәпкәчә учреждение 50 балага исәпләнгән. Бинада уен, йокы, буфет һәм бәдрәф белән ике төркем ячейкасы проектланган. Урамда уен мәйданчыгы, күләгәле әвеслекләр бар. Объектның гомуми мәйданы 1441 кв. метр тәшкил итә. Биредә эшләр тәмамланган, ахыргы тикшерү билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, барлык өч объект та «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның «Салават күпере» торак комплексында төзелә торган, 1224 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбендә барган төзелеш эшләрен тикшерде. Тикшерү расланган программа кысаларында узды.
Хәзерге вакытта объектта төзелешнең соңгы этаплары бара: стеналарны штукатурлау, идәннәрне тигезләү, плитка җәю эшләре башкарыла. Шулай ук вентиляцияләнә торган фасад монтажлана һәм янәшәдәге территория төзекләндерелә.
«Мәктәп төзелеше ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Объект төзелеше график буенча бара. Төзүче оешма объектны 2020 ел ахырына кадәр тапшырырга планлаштыра», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.
Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 24625,2 кв. метр тәшкил итә.
Проект нигезендә, уку сыйныфларыннан тыш, яңа мәктәп территориясендә физкультура-спорт зоналары, ике бассейн, чаралар үткәрү өчен бина җиһазландырылган.