Арчада 18 гаилә тиздән өй туен билгеләп үтә алачак

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Арчада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа 18 фатирлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә туры килүе турында бәяләмә алды. Тиздән 18 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак. 3 катлы торак йортның гомуми мәйданы 2219,5 кв. метр тәшкил итә. Ул Максим Горький урамы, 44 адресы буенча урнашкан. Территориядә балалар мәйданчыгы бар, төзекләндерү кысаларында газон урнаштырылган.  Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International