Казанның «Нестеровский» торак комплексында 120 урынлы шәхси балалар бакчасы ярашлылык бәяләмәсе алды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Казан шәһәренең Вахитов районындагы Нестеровский ярында 120 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеп беткән. Балалар бакчасы «Нестеровский» торак комплексы территориясендә урнашкан. Объект проект документациясе таләпләренә туры килә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе балаларның мәктәпкәчә учреждениесенә ярашлылык турында бәяләмә бирде.

Өч катлы бинада проект нигезендә 5 төркем ячейкасы, спорт һәм музыка дәресләре өчен универсаль зал, медицина бүлмәләре, азык-төлек блогы, хезмәт-көнкүреш һәм техник бүлмәләр урнаштыру каралган. Бинаның гомуми мәйданы 1935,6 кв. метр тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International