Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Казанның «Седьмое небо» һәм «Волжские просторы» торак комплексларында төзелә торган балалар бакчаларында Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләре узды. 

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары артык җитди булмаган җитешсезлекләрне ачыклады. Подрядчылар якын арада барысын да төзәтергә тиеш. Барлык кисәтүләрне төзәткәннән соң, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре проект документларына туры килү турында бәяләмә алачак.

Балалар бакчалары 220 урынга исәпләнгән. Һәрберсенең гомуми мәйданы – 3738,7 кв. метр. Алар бер тип проекты буенча төзелгән, ләкин һәркайсы өчен кабатланмас дизайн эшләнгән. Бинада 12 төркем проектланган – ясле яшендәгеләр өчен алты, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен алты төркем. Биредә уен, йокы бүлмәләре, физкультура һәм музыка заллары, түгәрәк алып бару бүлмәләре бар.  

«Седьмое небо» торак комплексында мәктәпкәчә учреждениедә эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, су белән тәэмин итү буенча тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара. «Волжские просторы» торак комплексында төзекләндерү эшләре баралар, вентиляцияләнә торган фасад монтажлана һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, шулай ук эчке инженерлык челтәрләре монтажлана. 

Саба муниципаль районында тагын бер балалар бакчасы төзелә. Мәктәпкәчә учреждение 50 балага исәпләнгән. Бинада уен, йокы, буфет һәм бәдрәф белән ике төркем ячейкасы проектланган. Урамда уен мәйданчыгы, күләгәле әвеслекләр бар. Объектның гомуми мәйданы 1441 кв. метр тәшкил итә. Биредә эшләр тәмамланган, ахыргы тикшерү билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, барлык өч объект та «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International