ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның «Салават күпере» торак комплексында төзелә торган, 1224 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбендә барган төзелеш эшләрен тикшерде. Тикшерү расланган программа кысаларында узды.
Хәзерге вакытта объектта төзелешнең соңгы этаплары бара: стеналарны штукатурлау, идәннәрне тигезләү, плитка җәю эшләре башкарыла. Шулай ук вентиляцияләнә торган фасад монтажлана һәм янәшәдәге территория төзекләндерелә.
«Мәктәп төзелеше ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Объект төзелеше график буенча бара. Төзүче оешма объектны 2020 ел ахырына кадәр тапшырырга планлаштыра», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.
Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 24625,2 кв. метр тәшкил итә.
Проект нигезендә, уку сыйныфларыннан тыш, яңа мәктәп территориясендә физкультура-спорт зоналары, ике бассейн, чаралар үткәрү өчен бина җиһазландырылган.