Бүген, 27 октябрьдә, республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Түбән Камада булдылар һәм Красный Ключ дамбасын реконструкцияләү буенча башкарыла торган эшләр барышын тикшерделәр. Алар башкарыла торган төзелеш эшләренең проект документларына туры килү-килмәвен тикшерде. Проект буенча 2,1 км озынлыктагы яр буен ныгыту каралган. Хәзер дамбада шпунтны су астына төшерү, янтыкларын формалаштыру, ярның авыш өслегенә вак таш салу, башлангыч өлешендәге борысны бетон белән каплау эшләре бара.
Ведомство хезмәткәрләре участоктагы эшләрнең сыйфатын уңай бәяләде. «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дамбаны реконструкцияләүнең барлык этапларын җентекле күзәтә. Вакыты аз булу һәм кысынкы шартлар булуына карамастан, башкарылган һәм башкарыла торган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфаты проект документлары таләпләренә туры килә. Дамбада уздырылган тикшерү барышында төзелеш нормаларыннан тайпылу очраклары ачыкланмады. Барысы да сыйфатлы һәм таләпләргә туры китереп башкарыла. Объект декабрьдә кабул ителәчәк. Төзүче оешма объектны тапшырганнан соң 5 ел эчендә гарантия өчен җаваплы булачак», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Сергей Цыганцов.
Проект «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Объектны финанслауга республика һәм федераль бюджетлардан тигез өлешләрдә диярлек 888 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, Красный Ключ дамбасы узган гасырның 80нче елларында Түбән Камада торак пунктларны су басудан саклау өчен төзелгән булган. Егерме ел дәвамында язгы ташу вакытында Кама елгасыннан агып чыккан су дамбаның ком нигезен юдыра торган булган, бу исә экологик һәлакәткә китереп, 40 меңнән артык дача участогын, берничә торак пунктны һәм балаларны савыктыру лагерьларын су белән бастыру хәтәрен китереп чыгарган. Гидротехника корылмасын үзгәртеп кору эшенә подрядчы төзелеш оешмасы быел җәй аенда керешкән. Көн саен дамбаны реконструкцияләү эшләренә 30га якын махсус техника һәм 70 төзүче җәлеп ителгән.
Хәзерге вакытта Кама елгасы белән аның ярлары арасында субай тулысынча монтажланып беткән, дамба стенасын көчәйтү 75% дәрәҗәсендә башкарылган, яр буе авышлыгы 50%ка ныгытылган, 10% дәрәҗәсендә тимер-бетон плитәләр җәелгән. Ныклы зур корылма күп күләмдәге судан ярны яклап торачак.
Быелгы ел азагына дамбаны тулысынча реконструкцияләп бетерү планлаштырыла.
Фото Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетыннан бирелде.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары расланган программа кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты – углерод җепселләре өчен чимал җитештерү буенча ПАН-прекурсор заводында барган төзелеш эшләрен тикшерде.
Инспекторлар төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын, проект документлары һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.
Бинаның гомуми мәйданы 20858,3 кв. метр тәшкил итәчәк. План буенча эшләр 2020 елның декабрендә бетерелер дип көтелә. Объектның төп функциональ билгеләнеше – углерод җепселләре өчен чимал җитештерү.
ПАН-прекурсор заводы – Татарстан Республикасы һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясенең уртак проекты. Предприятиедә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек гамәлгә ашырыла, шул исәптән гамәлдәге норматив актларда регламентлана торган хезмәте сагы таләпләренә һәм нормаларына карата да.
Ел башыннан бирле ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 28 тикшерү үткәрелгән. Төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 308 мең сумлык 125 карар чыгарылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерүләр барышында 48 кисәтү чыгарылган.
Тикшерү вакытында еш очрый торган төп бозу очраклары – төзелеш эшләре башкарганда эшчеләрдә төзелеш каскалары һәм иминият тросларының булмавы, вакытлыча электр челтәрләрен аерганда тәртип бозулар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, эш урыннары саклагыч һәм иминият коймалары белән тәэмин ителмәгән һ.б.
Бүген, 26 октябрь көнне Казанның «Салават купере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа 340 фатирлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
Ярашлылык бәяләмәсе объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 340 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын алачак һәм өй туен билгеләп үтәчәк.
3-1 номерлы торак йорт «Салават күпере»нең өченче кварталында урнашкан. 18 катлы бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итә. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән – балалар мәйданчыгы урнаштырылган, яшелләндерелгән. Объектны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Олы Шилнә авылында автомобиль юлының проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Юл Заречная урамында урнашкан. 1,5 километрдан озынрак автомобиль юлыннан тыш, төзүче оешма «Шилнә» елгасы аша күпер дә салдырган.
Олы Шилнә авылы райондагы иң зур – Кече Шилнә авыл җирлеге составына керә, ул Яр Чаллыга иң якын урнашкан авыл җирлеге булып санала. Биредә 15 меңгә якын кеше яши. Җирле халык әлеге вакыйганы 10 ел көткән. Иске юл нык тузган, күпер авария хәлендә булган.
Яр Чаллыда социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән ике күпфатирлы йорт Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан комплекслы тикшерүгә әзерләнә.
Автокаланың 63 нче микрорайонында Абдрахман Әпсәләмов проспекты буенча урнашкан 63-21 һәм 63-23 номерлы 10 катлы торак йортлар турында сүз бара. Ике бина да югары әзерлек дәрәҗәсендә. Хәзерге вакытта биредә бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Төзүче оешма барлык төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлаганнан соң, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ахыргы тикшерүне үткәрәчәк. Тикшерүләр кисәтүләр узган очракта, киләсе этапта йортлар проект документлары таләпләренә туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе алачак. Бу исә бинаны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуннан соң 594 гаилә күптән көтелгән өй туен билгеләп үтә алачак. Объектларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Объектларны 2020 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла
Бүген, 23 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә универсаль спорт залын төзү» дигән капиталь төзелеш объектындагы төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләрен тикшерде.
Исегезгә төшерәбез, яңа спорт комплексы футбол, бадминтон, волейбол уеннары өчен билгеләнгән. Икенче катта тренажер залы бар. Хәзерге вакытта биредә бизәкләү эшләре бара: стеналарны штукатурлыйлар, плитка салалар, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Яңа спорт комплексы шәһәрнең төньяк өлешендә Ленин урамында урнашкан. Төзүче оешма бинаны 30 ноябрьдә файдалануга тапшырырга планлаштыра.
Саба муниципаль районы Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы бүген, 22 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.
Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф белән төркем бүлмәләре бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медицина блогы, административ-көнкүреш бүлмәләре, азык-төлек блогы да җиһазландырылган.
Якын-тирәдә күләгәле әвеслекләре булган урамда йөреп керү мәйданчыклары булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган.
15 октябрьдән халык тарафыннан актуаль ИТ-компетенцияләрне түләүсез үзләштерүгә юнәлдерелгән «Шәхси санлы сертификатлар» гомумроссия проектында катнашу өчен теркәлү башланды. Гаризаны югары яки урта һөнәри белемле 18 яшьтән өлкәнрәк (пенсия яшенә җитмәгән) теләгән һәркем бирә ала.
72 сәгать күләмендә укыту дистанцион форматта бушлай үткәрелә. Проектта катнашучылар 22 ИТ-юнәлешнең берсен сайларга мөмкин: Ясалма интеллект; ИТ-продуктларны программалаштыру һәм булдыру; Сәнәгать дизайны һәм 3D модельләштерү; Киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматларны саклау; Зур мәгълүматлар; Цифрлы маркетинг; Цифрлы дизайн һәм башкалар. Белем бирү курсы тәмамланганнан соң тыңлаучылар квалификация күтәрү турында документлар алачак.
Гаризалар Цифровойсертификат.рф (https://xn--80adjkcael4abtflqeskx.xn--p1ai/) сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Укыту чоры: 2020 елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр.
Бүген, 20 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Ozon логистика үзәгенең янгын куркынычсызлыгы системаларына комплекслы тикшерү үткәрде. Яңа җитештерү-склад комплексы төзелеше соңгы стадиягә кергән, хәзерге вакытта биредә төзү-монтаж эшләре тәмамланган, барлык системалар да эшкә яраклы хәлгә китерелгән.
Расланган проект документациясе буенча тикшерү кысаларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлык биналарда янгынга каршы куркынычсызлык системасын тикшерде, шулай ук бинаның әзерлеген гомуми карап чыкты. Мисал өчен, комплекста имитацияләнгән янгын барышында автоматик янгын сүндерү системасы уңышлы эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Wildberries һәм Ozon компанияләренең товар тарату үзәкләре төзелешенә старт биргән иде. Аларны эшләтеп җибәрү Казан халкын гына түгел, ә республиканың 3 меңнән артык торак пунктын да тиз арада товарлар белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Үзәктә 7 млн. товар саклау һәм эшкәртү мөмкинлекләре тудырылачак. Татарстан җитештерүчеләре, Ozon маркетплейсы платформасын кулланып, бөтен Россия буенча һәм дистәләрчә чит илдә үз продукциясен сата алачак.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, яңа товар тарату үзәген ачу аеруча актуальләшә бара. Халыкның онлайн-сатып алу белән кызыксыну дәрәҗәсе арта. Кешеләрнең күбесе аралашуны киметергә тырыша һәм товарларга интернет аша заказ бирә. Объектта 2000 якын эш урыны булыр дип планлаштырыла.
Объектның гомуми мәйданы 38 мең квадрат метр тәшкил итә. Логистика үзәге нәкъ бер ел төзелгән. Комплекслы тикшерү иртәгә тәмамлана. Кисәтүләр бетерелгәннән соң, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Комплексны 2020 елның ноябрь башында ачарга планлаштыралар.