15 октябрьдән халык тарафыннан актуаль ИТ-компетенцияләрне түләүсез үзләштерүгә юнәлдерелгән «Шәхси санлы сертификатлар» гомумроссия проектында катнашу өчен теркәлү башланды. Гаризаны югары яки урта һөнәри белемле 18 яшьтән өлкәнрәк (пенсия яшенә җитмәгән) теләгән һәркем бирә ала.
72 сәгать күләмендә укыту дистанцион форматта бушлай үткәрелә. Проектта катнашучылар 22 ИТ-юнәлешнең берсен сайларга мөмкин: Ясалма интеллект; ИТ-продуктларны программалаштыру һәм булдыру; Сәнәгать дизайны һәм 3D модельләштерү; Киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматларны саклау; Зур мәгълүматлар; Цифрлы маркетинг; Цифрлы дизайн һәм башкалар. Белем бирү курсы тәмамланганнан соң тыңлаучылар квалификация күтәрү турында документлар алачак.
Гаризалар Цифровойсертификат.рф (https://xn--80adjkcael4abtflqeskx.xn--p1ai/) сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Укыту чоры: 2020 елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр.