Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Алабуга» МИЗда ПАН-прекурсор заводын тикшерде

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары расланган программа кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты – углерод җепселләре өчен чимал җитештерү буенча ПАН-прекурсор заводында барган төзелеш эшләрен тикшерде.

Инспекторлар төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын, проект документлары һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.

Бинаның гомуми мәйданы 20858,3 кв. метр тәшкил итәчәк. План буенча эшләр 2020 елның декабрендә бетерелер дип көтелә. Объектның төп функциональ билгеләнеше – углерод җепселләре өчен чимал җитештерү.

ПАН-прекурсор заводы – Татарстан Республикасы һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясенең уртак проекты. Предприятиедә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International