Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Ozon логистика үзәгендә янгын куркынычсызлыгы системасын тикшерде

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген, 20 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Ozon логистика үзәгенең янгын куркынычсызлыгы системаларына комплекслы тикшерү үткәрде. Яңа җитештерү-склад комплексы төзелеше соңгы стадиягә кергән, хәзерге вакытта биредә төзү-монтаж эшләре тәмамланган, барлык системалар да эшкә яраклы хәлгә китерелгән.

Расланган проект документациясе буенча тикшерү кысаларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлык биналарда янгынга каршы куркынычсызлык системасын тикшерде, шулай ук бинаның әзерлеген гомуми карап чыкты. Мисал өчен, комплекста имитацияләнгән янгын барышында автоматик янгын сүндерү системасы уңышлы эшли башлады.    

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Wildberries һәм Ozon компанияләренең товар тарату үзәкләре төзелешенә старт биргән иде. Аларны эшләтеп җибәрү Казан халкын гына түгел, ә республиканың 3 меңнән артык торак пунктын да тиз арада товарлар белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Үзәктә 7 млн. товар саклау һәм эшкәртү мөмкинлекләре тудырылачак. Татарстан җитештерүчеләре, Ozon маркетплейсы платформасын кулланып, бөтен Россия буенча һәм дистәләрчә чит илдә үз продукциясен сата алачак.

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, яңа товар тарату үзәген ачу аеруча актуальләшә бара. Халыкның онлайн-сатып алу белән кызыксыну дәрәҗәсе арта. Кешеләрнең күбесе аралашуны киметергә тырыша һәм товарларга интернет аша заказ бирә. Объектта 2000 якын эш урыны булыр дип планлаштырыла.

Объектның гомуми мәйданы 38 мең квадрат метр тәшкил итә. Логистика үзәге нәкъ бер ел төзелгән. Комплекслы тикшерү иртәгә тәмамлана. Кисәтүләр бетерелгәннән соң, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Комплексны 2020 елның ноябрь башында ачарга планлаштыралар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International