Татарстанда Красный Ключ дамбасын реконструкцияләү 2020 ел ахырына тәмамланачак

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Бүген, 27 октябрьдә, республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Түбән Камада булдылар һәм Красный Ключ дамбасын реконструкцияләү буенча башкарыла торган эшләр барышын тикшерделәр. Алар башкарыла торган төзелеш эшләренең проект документларына туры килү-килмәвен тикшерде. Проект буенча 2,1 км озынлыктагы яр буен ныгыту каралган. Хәзер дамбада шпунтны су астына төшерү, янтыкларын формалаштыру, ярның авыш өслегенә вак таш салу, башлангыч өлешендәге борысны бетон белән каплау эшләре бара.

Ведомство хезмәткәрләре участоктагы эшләрнең сыйфатын уңай бәяләде. «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дамбаны реконструкцияләүнең барлык этапларын җентекле күзәтә. Вакыты аз булу һәм кысынкы шартлар булуына карамастан, башкарылган һәм башкарыла торган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфаты проект документлары таләпләренә туры килә. Дамбада уздырылган тикшерү барышында төзелеш нормаларыннан тайпылу очраклары ачыкланмады. Барысы да сыйфатлы һәм таләпләргә туры китереп башкарыла. Объект декабрьдә кабул ителәчәк. Төзүче оешма объектны тапшырганнан соң 5 ел эчендә гарантия өчен җаваплы булачак», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Сергей Цыганцов.

Проект «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Объектны финанслауга республика һәм федераль бюджетлардан тигез өлешләрдә диярлек 888 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, Красный Ключ дамбасы узган гасырның 80нче елларында Түбән Камада торак пунктларны су басудан саклау өчен төзелгән булган. Егерме ел дәвамында язгы ташу вакытында Кама елгасыннан агып чыккан су дамбаның ком нигезен юдыра торган булган, бу исә экологик һәлакәткә китереп, 40 меңнән артык дача участогын, берничә торак пунктны һәм балаларны савыктыру лагерьларын су белән бастыру хәтәрен китереп чыгарган. Гидротехника корылмасын үзгәртеп кору эшенә подрядчы төзелеш оешмасы быел җәй аенда керешкән. Көн саен дамбаны реконструкцияләү эшләренә 30га якын махсус техника һәм 70 төзүче җәлеп ителгән.

Хәзерге вакытта Кама елгасы белән аның ярлары арасында субай тулысынча монтажланып беткән, дамба стенасын көчәйтү 75% дәрәҗәсендә башкарылган, яр буе авышлыгы 50%ка ныгытылган, 10% дәрәҗәсендә тимер-бетон плитәләр җәелгән. Ныклы зур корылма күп күләмдәге судан ярны яклап торачак.

Быелгы ел азагына дамбаны тулысынча реконструкцияләп бетерү планлаштырыла.

Фото Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетыннан бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International