Яр Чаллыда социаль ипотека буенча ике йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора

2020 елның 23 октябре, җомга

Яр Чаллыда социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән ике күпфатирлы йорт Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан комплекслы тикшерүгә әзерләнә.

Автокаланың 63 нче микрорайонында Абдрахман Әпсәләмов проспекты буенча урнашкан 63-21 һәм 63-23 номерлы 10 катлы торак йортлар турында сүз бара. Ике бина да югары әзерлек дәрәҗәсендә. Хәзерге вакытта биредә бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Төзүче оешма барлык төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлаганнан соң, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ахыргы тикшерүне үткәрәчәк. Тикшерүләр кисәтүләр узган очракта, киләсе этапта йортлар проект документлары таләпләренә туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе алачак. Бу исә бинаны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуннан соң 594 гаилә күптән көтелгән өй туен билгеләп үтә алачак. Объектларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Объектларны 2020 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International