Балык Бистәсе районында балалар бакчасы төзелеше тәмамлана

2020 елның 30 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау авылында балалар бакчасы төзелешенең тәмамлануы турында хәбәр килде. Объект төзелеше республика бюджеты хисабына алып барылган.

Объектта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе үткәреләчәк, аның барышында күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең проект документларына туры килүен тикшерәчәк. Тикшерү барышында автоматик янгын куркынычсызлыгы системасы сыналачак һәм санитар нормалардагы таләпләр үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк.

Балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән. Бинада уен һәм йокы бүлмәләре булган төркем ячейкалары, буфет, шулай ук физкультура һәм музыка залы, азык-төлек блогы бар. Урамда уен мәйданчыгы каралган.

Татарстанда балалар бакчаларында яңа урыннар булдыруга зур игътибар бирелә. 2020 елда 22 яңа мәктәпкәчә учреждение төзелгән. Биектау авылында балалар бакчасын агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республика һәм федераль программалар ярдәмендә балалар бакчаларында урыннар җитмәү проблемасын 2022 елга кадәр тулысынча хәл итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International