Түбән Камада тагын бер социаль ипотека йортын тапшырачаклар

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында социаль ипотека буенча 12 номерлы йортны тикшерүгә кереште. 

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре төзелеш эшләре үтәлешенең проект документларына туры килү-килмәвен тикшерә, инженерлык системаларын, янгын куркынычсызлыгы буенча автомат системасын сыный, санитар-эпидемиологик нормалардагы таләпләр үтәлешен һәм башкаларны тикшерә. 

10 катлы бинаның гомуми мәйданы 8028,7 квадрат метр. Күпкатлы йорт 120 фатирга исәпләнгән. Йорт социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Сынауларны уңышлы үткән очракта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан объектка проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә биреләчәк.

Түбән Камада социаль ипотека программасы буенча актив рәвештә йортлар төзелә. 2020 елда биредә 360 гаиләгә исәпләнгән өч йорт төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International