2020 елның агымдагы датасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда төзелгән күпфатирлы йортларның проект документлары таләпләренә туры килүе турында 25 ярашлылык бәяләмәсе бирде. Өч яңа йорт «Салават күпере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән. Тапшырылган йортларның гомуми мәйданы – 76470,9 кв. метр, алар 850 фатирга исәпләнгән. Калган биналар – коммерцияле торак.
Татарстан буенча барлыгы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе проект документлары таләпләренә туры килүе турында 245 ярашлылык бәяләмәсе бирде. Алар арасында Казанда – 73, Төньяк-көнчыгыш территориаль органда (Яр Чаллы) – 45, Көнчыгыш территориаль органда (Түбән Кама) – 23, Көньяк-Көнчыгыш территориаль органда (Әлмәт) – 14, Төньяк-Көнбатыш территориаль органда (Лаеш) – 45, Көнбатыш территориаль органда (Зеленодольск) – 18, Кама аръягы территориаль органында (Чистай) – 12. Автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен күзәтү буенча территориаль органда – 15.
Узган чорда республикада 80 күпфатирлы йорт тапшырылган, шуларның 10сы – соципотека йортлары. Шулай ук 3 сәламәтлек саклау объекты, 24 мәгариф объекты, 16 спорт комплексы, 19 юл һәм күпер кичүе, берничә җитештерү объекты, 103 башка төрле объект файдалануга тапшырылган