2 ноябрьдә Инспекциядә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А.Кудряшов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта республика буенча территориаль органнарның җитәкчеләре һәм аппарат бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында киләсе атнаның эш мәсьәләләре каралды. Ведомство җитәкчесе җаваплы затларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.
Аерым алганда, башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең туры килү-килмәве буенча ахыргы тикшерүләрне үткәрү, «Тикшерүләрнең бердәм реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасында тикшерүләр буенча мәгълүматларны оператив тутыру, проект документларын электрон рәвештә кабул итү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Утырышта шулай ук коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары, төзелеш мәйданнарында күчмә тикшерүләр үткәргәндә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү (битлекләр, перчаткалар, социаль дистанция) турындагы мәсьәләләр дә каралды.
Василий Кудряшов структур бүлекчәләрнең җитәкчеләренә йогышлы авыруның таралуын профилактикалауга юнәлдерелгән чикләү чараларының үтәлешен катгый контрольдә тоту турында искәртте.