Ел башыннан Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеп килә торган объектларда 2500 артык тикшерү үткәрде

2020 елның 30 октябре, җомга

2020 елның 9 аенда дәүләт төзелеш күзәтчелеге буенча республика хезмәте проект документларына туры килү-килмәүгә карата 2 685 тикшерү үткәрде. Хәзерге вакытта 1 108 объект ведомство күзәтүендә тора. Чыгарылган күрсәтмәләр саны – 1075, төзелгән беркетмәләр – 1111.

Узган чорда күзәтчелек органы проект документларының туры килүе турында 250 бәяләмә бирде. Алар арасында – 24 мәгариф, 3 сәламәтлек саклау объекты, 16 спорт комплексы, 82 күпфатирлы йорт, 19 юл һәм күпер кичүе, башка төрле 103 объект.

Болар белән берлектә ведомство инспекциясе социаль ипотека республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән 10 йортка ярашлылык турында 10 бәяләмә бирде.

Казанның «Салават Күпере» торак комплексындагы өч йорт, Түбән Камадагы 10 катлы өч йорт, Алабугадагы 81 фатирлы йорт, Нурлаттагы 27 фатирлы йорт, Арчадагы 18 фатирлы йорт, Әлмәттәге ике йорт турында сүз бара.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада әзерлекнең югары дәрәҗәсендә булган тагын дүрт соципотека йортын тикшерә башлады.

«Тикшерүнең максаты – Россия Шәһәр төзелеше кодексы таләпләре үтәлешен билгеләү, шулай ук төзү процессында башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең, төзелеш барышында объектта кулланыла торган материалларның һәм мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документларына туры килүен билгеләү, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International