ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты адресы буенча урнашкан 18 катлы 4 номерлы күпфатирлы торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе уза.

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ

Гонконгта һәм Кытайда коррупциягә каршы көрәш. Хәзерге вакытта бу илләр коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге буенча иң уңышлы дип санала. Әйтик, Гонконгта коррупциягә каршы сәясәт чаралары 1974 елда, коррупция куркыныч зурая башлагач, тормышка ашырыла башлаган – дәүләт хакимиятенең һәм идарәсенең барлык органнары диярлек теге яки бу дәрәҗәдә коррупция белән «зарарланган» булган.


8
июль, 2022 ел
җомга

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу июль көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районының «Сандугач» торак комплексында 2-6-1, 2-6-2, 2-6-3 номерлы яңа күпфатирлы йортларда күчмә йомгаклау тикшерүләре үткәрелә.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ХӨРМӘТЛЕ ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Лаеш территориаль органнарына яшь белгечләр (эш тәҗрибәсе булмаган чыгарылыш укучыларын) туплый.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Казанның «Салават күпере» торак районында торак булмаган биналары терәп төзелгән яңа № 2-1-1, № 2-1-2, № 2-1-3, № 2-5-1, № 2-5-2,  № 2-5-3 (төзелеш номерлары) торак йортларда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерүләр уздырыла.

2022 елның 6 июлендә Зеленодольск шәһәренең Тиховнин урамы буенча урнашкан яңа йорт проект документларына туры килүе турында бәяләмә алды. Документ ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ведомствоның Көнбатыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан уңай йомгаклау тикшерүе нигезендә бирелде.

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 5 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан «С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе» ЯАҖ гофр-савытларының яңа складына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Ул Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Народная урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе июль ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International