С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының яңа складына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 5 июле, сишәмбе

2022 елның 5 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан «С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе» ЯАҖ гофр-савытларының яңа складына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Ул Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Народная урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Күптән түгел объект территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы көче белән күчмә йомгаклау тикшерүе узды. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез.

4755,20 кв. метр мәйданлы күп катлы автоматлаштырылган гофр-савытлары склады 2020 елның ноябрендә төзелә башлаган булган. Хәзерге вакытта ул файдалануга тапшыруга әзер.

Җитештерү билгеләнешендәге объектның генераль подрядчысы – «Монолит» җитештерү-төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Генераль проектлаучы: «Энергогражданпроект» проект идарәсе ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International