Коррупциягә каршы көрәш буенча Скандинавия моделе

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ

Коррупциягә каршы көрәш буенча Скандинавия моделе күпчелек дәрәҗә Европа илләре, Россия, ягъни социаль дәүләтләр өчен кызыксыну тудыра. Россия өчен Швеция, Дания, Финляндия кебек илләр тәҗрибәсе кызыклы.

Швеция – ХІХ гасыр уртасына кадәр Швециядә коррупция үсеш ала. Аннары дәүләт тарафыннан җайга салу фирмаларга караганда күбрәк йорт хуҗалыкларына кагыла, һәм ул тыюларга һәм рөхсәтләргә караганда этәргеч бирүгә (салымнар, ташламалар һәм субсидияләр аша) нигезләнгән була. Эчке дәүләт документларыннан файдалану мөмкинлеге туа, бәйсез һәм нәтиҗәле суд эшчәнлеге системасы булдырыла.

Бер үк вакытта швед парламенты һәм хөкүмәт администраторлар өчен югары этика стандартларын билгели һәм аларны үтәтүгә ирешә. Берничә елдан соң гаделлек бюрократия арасында социаль нормага әверелә. Югары дәрәҗәле түрәләрнең хезмәт хаклары башта эшчеләр хезмәт хакыннан 12-15 тапкыр артып китә, әмма, вакыт узу белән, бу аерма ике тапкырлы дәрәҗәгә кадәр киметелә. Бүгенге көндә Швециядә, элеккечә, коррупция дәрәҗәсе дөньяда иң түбәне булып санала.

Дания – «абсолют түземсезлек», ягъни үз компаниясе чикләрендә яки тышкы партнерлар белән хезмәттәшлек процессында ришвәтчелекнең кабул итмәүчәнлек сәясәте актив үстерелә. Даниянең махсус Халыкара үсеш агентлыгы бар. Бу берләшмәгә кергән компанияләр үз контрактларына «Коррупциягә каршы нигезләмәләр» (берләшмә әгъзалары ришвәтчелекне куллану турында декларациягә кул куярга тиеш) кертергә тиеш. Әлеге Нигезләмәне үтәмәү контрактны өзүгә һәм киләчәктә коррупциячел партнерлар белән эш алып барудан баш тартуга китерергә мөмкин. Мондый нигезләмәләр Даниянең күп кенә эре оешмаларында – «Экспорт операцияләрен кредитлау буенча Дания агентлыгы», «Дания сәүдә советы» (ТСД) һ.б. гамәлдә. Дания сәүдә советының гамәлләре тышкы базарларда эшлекле гамәлләрне алып баруны җиңеләйтә һәм Дания компанияләренең яхшы халыкара абруен сакларга ярдәм итә. Коррупциядә шикләнү хезмәткәрнең карьерасы бетүгә китерә. Салым түләмәү, коррупцион җинаятьләрне яшерү шактый кыен. Илдә үзенчәлекле этика кодекслары, түрәләрнең намус кодекслары, махсус контроль-күзәтчелек органнары, югары гражданлык инициативасы, хөкүмәт дәрәҗәсендә хәбәрдарлык һәм ачыклык бар. Дәүләт хезмәткәрләре югары социаль яклау дәрәҗәсенә ия. Алар, илнең барлык гражданнары кебек үк, бушлай медицина һәм белем, социаль гарантияләр белән тәэмин ителә.

Финляндия – фин дәүләтенең коррупциягә каршы төп принциплары:

  • хакимият процессының үтә күренмәлелеге;
  • дәүләт хакимиятендә законлылыкны тәэмин итү;
  • дәүләт вазыйфаи затларының һәм хезмәткәрләренең җаваплылыгы һәм намуслылыгы. 

Илдә коррупциянең түбән дәрәҗәсен тәэмин итүче төп факторлар:

  • алга киткән гражданлык җәмгыяте институтлары;
  • суд эшчәнлеге системасының сәяси, финанс һәм кадрлар бәйсезлеге; бәйсез ММЧ;
  • вазыйфаи затлар тарафыннан карарлар кабул итү процессының ачыклыгы; дәүләтнең икътисадый секторга тыкшынуын минимальләштерү; компетентлы органнарга коррупциягә каршы көрәштә ярдәм күрсәткән затларны яклауның дәүләт гарантиясе;
  • административ системаны нәтиҗәле оештыру (җыйнаклык, бюрократиянең түбән дәрәҗәсе, кастлылык, кланнар булмавы һ.б.); вазыйфаи затларның гамәлләренә эчке һәм тышкы контрольнең адекват системасы;
  • дәүләт хезмәткәрләренең лаеклы хезмәт хакы – тулы «социаль пакет» булуы;
  • җәмгыятьнең һәм барлык вазыйфаи затларның коррупция чарасына әхлакый-психологик карашы.

1999 елда Европа Советының коррупциягә каршы стандартларын мониторинглау өчен әгъза илләрдә коррупциягә каршы көрәш буенча бер төркем илләр ГРЕК оештырыла, аның төп бурычлары:

- әлеге оешмага кергән илләрдә коррупциягә каршы көрәш методларын камилләштерергә; 

- коррупция очракларын булдырмау һәм ачыклау өлкәсендә уңай тәҗрибә алмашу өчен база булдырырга.

ГРЕКОның коррупциягә каршы сәясәте түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнә:

  • гражданлык җәмгыяте тарафыннан коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген мониторинглау;
  • коррупция очраклары җинаять (бары тик җинаять җаваплылыгы гына) буларак каралырга тиеш;
  • вазыйфаи затларны имунитеттан мәхрүм итүнең төгәл критерияләрен эшләргә;
  • мәнфәгатьләр каршылыгын гамәлдә булдырмауны тәэмин итәргә;
  • коррупциягә каршы гамәлләр өчен юридик затларның җинаять җаваплылыгын кертергә.

Әдәбият исемлеге:

1. Коррупция һәм аңа каршы көрәш: теория һәм тәҗрибә. Уку ярдәмлеге. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Никонова Э.И., Абдрахманова Л.В., Казан, 2016 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International