«Салават күпере» торак районы яңа йортлар «алачак»

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Казанның «Салават күпере» торак районында торак булмаган биналары терәп төзелгән яңа № 2-1-1, № 2-1-2, № 2-1-3, № 2-5-1, № 2-5-2,  № 2-5-3 (төзелеш номерлары) торак йортларда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерүләр уздырыла.

Аларны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан  йомгаклау тикшерүләре башланганчы яңа күп фатирлы йортлар территориясендә бизәкләү һәм фасад эшләре алып барылган, эчке инженерлык челтәрләре монтажланган.

Яңа торак төзелеше объектлары «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International