«Салават күпере» торак районы киңәя

2022 елның 8 июле, җомга

Бу июль көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районының «Сандугач» торак комплексында 2-6-1, 2-6-2, 2-6-3 номерлы яңа күпфатирлы йортларда күчмә йомгаклау тикшерүләре үткәрелә.

Капиталь төзелеш объектлары «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән. Аларны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.

Элегрәк ТР ДТК инспекциясенең матбугат хезмәте «Сандугач» торак комплексындагы 2-1-1, 2-1-2, 2-1-3, 2-5-1, 2-5-2,  2-5-3 номерлы йортларда узган йомгаклау тикшерүләре турында хәбәр иткән иде инде.  Алар барысы да югары әзерлек дәрәҗәсендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International