Зеленодольскида яңа торак йорт йомгаклау тикшерүе уза

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты адресы буенча урнашкан 18 катлы 4 номерлы күпфатирлы торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе уза.

Объект төзелеше 2021 елның августында башланган булган. Хәзерге вакытта аның буенча барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Яңа йортта 8662,60 кв. метр гомуми мәйданлы 161 фатир бар.

Торак төзелеше объектының төзүчесе һәм техник заказчысы – «Игра Красок» МТ ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Акварели Строй» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында бәяләмә биреләчәк, шуннан соң аны файдалануга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның көзендә Зеленодольскиның Төзүчеләр проспектында 179 фатирлы 18 катлы 3 номерлы торак йорт файдалануга тапшырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International