Мәдәният объектларында алдан каралган эшләрнең 97,7 проценты тәмамланган. 99 процент дәрәҗәсендә авыл җирлекләре советлары биналарында капиталь ремонт башкарылган.
Хөкүмәт шәһәр төзелеше проектлары хакында онлайн тәртибендә фикер алышуны һәм ачык тыңлаулар үткәрүне гамәлдән чыгаруны күздә тота. Бу хактагы закон проекты беренче укылышта кабул ителгән, ләкин парламентарийлар икенче укылышка аңа үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Биналарның һәм корылмаларның иминлеге мәсьәләләренә кагыла торган барлык гамәлдәге төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары документларын Төзелештә норматив документларның бердәм федераль реестрына кертү максатка ярашлы булыр.
Хезмәтне саклау мәсьәләсе ТР ДТКИ эшчәнлегендә әһәмиятле юнәлеш булып тора.
2017 елда Татарстанда капиталь ремонт 110 балалар бакчасында, 36 гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырылган, алар арасында 7 коррекция мәктәбе дә бар, – барлыгы 146 объект, бу эшләргә 2 миллиард 576 миллион сум акча тотылган.
Коррупциячел җинаять корбаннары – коррупциягә бәйле җинаятьне кылганда физик, мөлкәткә бәйле (матди) яисә әхлакый (релутацион) зыян китерелә торган физик яисә юридик зат.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы әһәмиятле булган, төзекләндерү-яңарту эшләре алып барылган социаль-мәдәни объектларны карады.
Ел башланганнан бирле Татарстанда 1 589,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Боларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1080 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.
2017 елның 8 сентябренә карата хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 5 млн 536 мең сумлык 202 карар (аның 106сы – кисәтү) чыгарылды.