2018 елда Татарстанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

"Мәгариф объектларын (мәктәпләрне, балалар бакчаларын) капиталь ремонтлау" республика программасына финанс бирү күләмнәрен саклау планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ" МА корреспондентына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Эксплуатация һәм ТКХ программаларын оештыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров сөйләде.

"Киләсе елда 2,5 миллиар сум күләмендә чама белән шул ук дәрәҗәдә программа планлаштырыла. Программаны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы формалаштыра, аннан соң аны эшләрнең нинди төрләре кертелү, моның күпме торачагы предметына ТР Главинвестрой белгечләре тикшерә. Октябрь-ноябрьдә киләсе елның капиталь ремонт программасы формалаштырылырга һәм республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан расланырга тиеш", – дип билгеләде Илдус Насыйров.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2017 елда Татарстанда капиталь ремонт 110 балалар бакчасында, 36 гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырылган, алар арасында 7 коррекция мәктәбе дә бар, – барлыгы 146 объект, бу эшләргә 2 миллиард 576 миллион сум акча тотылган.

"Казандагы өч объектта өстәмә эшләр алып барыла – болар 28 номерлы гимназия, 40 номерлы гимназия һәм 97 номерлы гимназия. Капиталь ремонт барышында өстәмә эшләр ачыкланды, аларны октябрьдә төгәлләячәкләр", – диде министрлык вәкиле.

Казанның 17 номерлы гимназиясендә дә быел капремонт узган. "Әлеге бина 1950 елгы, күптәннән капиталь ремонт көтә иде. Язын башладылар, 1 сентябрьгә төгәлләделәр. Подрядчының эшеннән без канәгать калдык, барысына да җитештеләр. Белгечләр эшләрнең сигез төрен башкарды, мисал өчен, түбәне алмаштырды, фасадны төзекләндерде, ишекләрне, тәрәзәләрне, санузелларны, коммуникацияләрне алмаштырды. "Үтемлек тирәлек" программасы буенча пандуслар яңартылды", – диде Казанның 17 номерлы гимназиясе директоры вазыйфаларын башкаручы Лилия Шәйхетдинова.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме аркасында 2012 елдан бирле республикада 30 елдан артык эксплуатацияләнүче мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Ул өстәмә чыганаклардан финанслауны күздә тота: муниципаль берәмлек акчасы һәм бюджетныкы булмаган акчалар (иганәчеләр, предприятиеләр акчасы һ.б.).  Шушы чаралар хисабыннан эшләрнең өстәмә төрләре башкарыла. Программа тормышка ашырылган биш ел эчендә 778 мәгариф учреждениесе төзекләндерелде (673 муниципаль һәм 42 коррекция мәктәбе, 63 балалар бакчасы), аларны гомуми финанслау күләме 12,47 миллиард сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International